news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районындагы борынгы мәчетне Россиядә билгеле реставратор яңартачак

Татарстан территориясендә 121 агач архитектура һәйкәле һәм 127 ярымташ объект урнашкан.

Балык Бистәсе районындагы борынгы мәчетне Россиядә билгеле реставратор яңартачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең танылган реставраторы, архитектура өлкәсендә РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов 5 гыйнварда Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында 1879 елда төзелгән мәчетне реставрацияләү эшләренә керешәчәк. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Тулаем алганда, Татарстан Республикасы территориясендә 121 агач архитектура һәйкәле һәм 127 ярымташ объект урнашкан. Аларның күбесе (33 объект) - Казанда», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Олы Елга авылы мәчете Казан губерна идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелгән. Ул түбә уртасында манарасы булган мәчетләр төренә керә. Иман йорты ике залдан гыйбарәт. Сигез кырлы манарасы тугыз терәккә урнаштырылган. Әлеге мәчет XIX йөз татар агач төзелеш сәнгатенең бер үрнәге булып тора.

  • Александр Попов – Россиянең танылган архитектор-реставраторы, Кирилловта Агач төзелеш сәнгатен реставрацияләү үзәге директоры, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot