news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында яшь бадминтончылар ярышты

Шәхси беренчелек ярышларында районның иң көчле бадминтончыларын ачыкладылар.

 (Балык Бистәсе, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Балык Бистәсе районында яшь бадминтончылар арасында ярышлар узды. Ике көн дәвамында барган турнирда 2007–2008, 2005–2006, 2003–2004 елгы үсмерләр һәм кызлар районның иң көчле бадминтончыларын ачыкладылар, дип яза районның "Авыл офыклары" газетасы сайты.

Ярышларда 10 мәктәптән 86 яшь спортчы катнашты, диелә хәбәрдә.

Күгәрчен мәктәбеннән Рәмис Нәбиуллин, Чулпан Муллаәхмәтова (тренер Марат Хөснетдинов), Балык Бистәсенең 2нче мәктәбеннән Әдилә Хәлилова, Бәтке мәктәбеннән Ранил Сөләйманов (тренер Рәис Хәлилов), балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Айнур Мәгыйзов (Динар Гайниев), Балык Бистәсе гимназиясеннән Анастасия Ляпахина (Андрей Смолин) үз яшь категорияләрендә җиңү яуладылар.

Әдилә Хәлилова – “Иң яшь катнашучы", Салават Сабиров (Биектау) "Жиңүгә омтылыш өчен” призларына лаек булдылалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot