news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында йөк машинасы белән бәрелешкән “Рено” пассажиры зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте М7 юлының 929нчы километрында килеп чыккан.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районында йөк машинасы белән бәрелешкән “Рено” пассажиры зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә иртән М7 юлының 929нчы километрында җиңел машина йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне бозып, “Вольво” фурасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте урынына 5нче номерлы янгын сүндерү-коткару отряды, Котлы Бөкәш янгын сүндерүчеләре, медицина һәм полицейский хезмәткәрләре килгән.

МЧС хезмәткәрләре җиңел машинаның аккумуляторын сүндергән, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Хатын-кызның баш мие селкенгән һәм башы җәрәхәтләнгән, аны хастаханәгә озатканнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot