news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында Воронеж өлкәсе фурасы җәяүлене бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте М7 юлының 912нче километрында килеп чыккан.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Балык Бистәсе районында Воронеж өлкәсенең “Скания” фурасы җәяүлене бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте М7 юлының 912нче километрында килеп чыккан.

Һәлакәт аркасында 47 яшьлек ир-атны Балык Бистәсе районы хастаханәсенә алып киткәннәр.

Һәлакәт булган урынга 5нче зона янгын-коткару ортяды, полиция хезмәткәрләре килгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot