news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында сайлауга килүчеләр 92 процентны тәшкил иткән

Муниципалитетта теркәлгән 20 мең 758 сайлаучы арасыннан 19 мең 110 кеше тавыш биргән.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Төгәл 20:00 сәгатьтә Татарстанның Балык Бистәсе районындагы барлык 47 сайлау участоклары да эшен туктатты. Муниципаль берәмлектә ТР Дәүләт Советына сайлауларга килүчеләрнең гомуми саны 92,06 процентны тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасының Бердәм мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Шул рәвешле, теркәлгән 20 мең 758 сайлаучы арасыннан 19 мең 110 кеше тавыш биргән.

  • 8 сентябрьдә Татарстанда бердәм тавыш бирү көне узды. Республика халкы VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлады. 100 депутатлык мандатына сигез сәяси партиядән һәм үз-үзләрен тәкъдим иткән 430 депутат дәгъва кыла. Сайлауда тавыш бирүчеләр актив катнашты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot