news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

Җиңел автомобильне йөртүче узып китү нияте белән каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм йөк машинасына килеп бәрелә.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт М7 трассасының 917 чакрысында булган. Һәлакәт турында хәбәр 112 бердәм номерына килеп ирешкән. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Киа Сид” машинасын йөртүче узып китү нияте белән тизлеген арттырып, каршы полосага чыккан һәм “Фредлайнер” йөк машинасына килеп бәрелгән. Һәлакәттә 33 яшьлек җиңел машинаның йөртүчесе һәм 24 яшьлек пассажир вафат булган. Шулай ук 24 яшьлек “Киа” пассажиры тән җәрәхәте алган.

Һәлак булганнарның гәүдәләрен машинадан урынга килгән коткаручылар чыгарган, зыян күргән егеткә ярдәм күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot