news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында коточкыч юл һәлакәтенә юлыккан йөртүче вафат булган

Һәлакәт 9 көн элек булды.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Казанда, Республика клиник хастаханәсендә Балык Бистәсендәге трассада “Фредлайнер” машинасы белән бәрелешкән “ДАФ” йөк машинасы йөртүчесе вафат булган. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, коточкыч һәлакәт 22 февраль көнне М7 трассасының 884 км да булган. “ДАФ” һәм “Фредлайнер” йөк машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә “Фредлайнер”ның 58 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Икенче йөк машинасының йөртүчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot