Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсе районында Казан мәктәбендә һәлак булган укучы кызны җирлиләр
Алисә Гарифуллина гаиләдә бердәнбер бала иде.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова).Татарстанның Балык Бистәсе районында Казан мәктәбендә һәлак булган укучы кызны җирлиләр.
Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә урнашкан Иске Арыш авылында 175нче гимназиядә һәлак булган укучы кызны җирлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов хәбәр итте.
«Бу безнең барыбыз өчен дә зур тетрәнү», - диде ул.
Һәлак булган Алисә Гарифуллина 2006 елның 5 мартында Иске Арыш авылында туа. Кыз Казанда яши һәм 8 «А» сыйныфында укый. Алисә гаиләдә бердәнбер бала булган. Аны кече ватанында җирләргә булдык, диде Мәҗитов.
Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Казаннан килгән җирләү процессын шәхсән үзе каршы алды. Кыз бала белән саубуллашырга бөтен авыл халкы җыелды, якынча 170 кеше булды. Мәрхүмәнең табутын яшь армиячеләр күтәреп килде.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер Казанда, Кече Клыки бистәсендә 175нче мәктәптә ату нәтиҗәсендә һәлак булган ир баланы җирләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз