Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе районында ир-ат сүндерелмәгән тәмәке аркасында янып үлгән
Янгын мәйданы 105 квадрат метрны тәшкил иткән.
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Балык Бистәсе районында ир-ат сүндерелмәгән тәмәке аркасында янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына сишәмбе, 3 июль көнне, көндез Троицкий Урай авылында зур булмаган бер катлы шәхси йортта янгын чыгу хәбәре алынган.

Янгында 47 яшьлек ир-ат һәлак булган. Янгын калдыкларын актарганда аш бүлмәсендә эчеп бетерелмәгән хәмер шешәсе табылган.

Һәлак булган ир-атның күршеләре аның берүзе яшәвен, беркайда да эшләмәве, спиртлы эчемлекләр куллануы һәм тәмәке тартуы турында сөйләгән. Фаҗига буласы көнне дә ул исерек булган, кибеткә аракы алырга килгән. Бер шешә аракы алып өенә киткән. Берничә сәгатьтән йортта янгын башланган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе булып, тәмәке тартканда саклану чаралары күрелмәү тора. Һәлак булучының тәмәкесен сүндерми йоклап китү фаразы бар. Янгын мәйданы 105 квадрат метрны тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз