news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында фура һәм җиңел машина бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте М7 юлының 886нчы чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районында “Лада Гранта” һәм Санкт-Петербург номерлары белән “Скания” машинасы бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич М7 юлының 886нчы чакрымында булган. Җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән. Алар Казан республика клиник хастаханәсенә озатылган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot