news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында эшчеләрне ташый торган автобус янган

Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында – Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның М7 трассасында эшчеләрне ташый торган автобус янган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Автобусның януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.56 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында – Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан.

Фаҗига вакытында автобуста 15 кеше булган. Шәхси транспорт Казаннан Чаллыга ялланган эшчеләрне ташыган.

Пассажирлар һәм йөртүче автобустан чыга алган, берсенең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 18 квадрат метр мәйдандагы утны тиз сүндергән. Транспорт чарасы тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot