news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында булган юл һәлакәтендә хатын-кыз вафат булган

Җиңел машина йөртүче юлда йокыга киткән.

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Балык Бистәсе районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер хатын-кыз вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълумат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә хәбәр ителде.

Фаҗига 27 февраль көнне М7 трассасының 888 чакрымында сәгать икедә булган. Һәлакәт турында хәбәр 112 ашыгыч хезмәткәрлек чакырту номерына килгән.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча дәүләт инспекциясе идарәсе“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, хатын-кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шулай ук “Тойота” машинасының 57 яшьлек йөртүчесе рульдә йокыга киткән, һәлакәтнең сәбәпчесе шул булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot