news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде

Су басу Күгәрчен авылының 1300дән артык кешесенә зыян салырга мумкин.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде. Плотина су астында калган очракта, Күгәрчен авылына су басу куркынычы яный. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” Түбән Тимерлек авылы кырыендагы плотина торбасы янындагы җирнең юылып ашалганлыгын, буа корылмасы аркылы җирле юл узуын хәбәр иткән иде.

Гидротехник корылма ишелү куркынычын булдырмас өчен, биредә йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Әгәр дә су авыл ягына китә калса, 1300дән артык кеше яшәгән авылга су басу куркынычы яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot