Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсе районында борынгы Чаллы шәһәрлегенә мәгълүмат тактасы куелды
Тарихчы Нурулла Гариф сүзләренчә, әлеге шәһәр Казан ханлыгы чорында иң соңгысы булып җимерелә.
(Казан, 30 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Балык Бистәсе районы территориясендә урнашкан Казан ханлыгының башкаласы булган борынгы Чаллы шәһәрлеге урынына мәгълүмат тактасы куйганнар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурулла Гариф сөйләде.
Тарихчы сүзләренчә, әлеге тактаны урнаштыру һәм куйдыру эшләрендә эшмәкәр Тәлгать Мотыйгуллин булышкан. “Чаллы шәһәрлеге бик борынгы булуга карамастан, аңа игътибар юк. Барысы акрынлап да халык ярдәменнән оештырыла бара”, - диде ул.
“Борынгы Чаллы йөз гектар җир алып тора. Ул Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында да булган. Шушы шәһәрлек тирәли “Чаллы” атамалы унбер авыл бар. Ул Казан ханлыгында иң соңгы булып (1556 елда) җимерелгән шәһәр, кызганыч, хәзер ташландык хәлдә ята”, - диде ул.
Нурулла Гариф Татарстанда биш мең археологик һәйкәл барлыгын, шуның бары бишесе генә федераль тыюлык буларак кертелгәнлеген әйтте. “Борынгы Чаллы шәһәре шушы федераль тыюлыкның берсе. Хакимиятнең халык өчен туристик экскурсия оештыру теләге бар, әмма безнең район бай түгел”, - диде ул.
Борынгы Чаллы шәһәрчеге турында китаплар да нәшер ителгән булган. “Егермеләп китап бар. Котлы Бөкәш авылында шәһәрчекнең музее урнашкан. Борынгы чишмәләре ташландык хәлдә ята. Аларын да торгызасы иде. Әмма ул җимерелми, без аны, тыюлык буларак, карап, саклап торабыз”, - диде тарихчы.
- Борынгы Чаллы каласы - хәзерге Балык Бистәсе районы территориясендә урнашкан шәһәр. Ул Казан ханлыгының Кама елгасыннан ерак түгел Ногай юлында бер үзәге булган. Бу хакта XVI гасырның тарихи документлары һәм борынгы татар риваятьләре сөйли. Беренче мәгълүматлар кайбер рус елъязмаларында ук табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз