news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районында балыкчы баткан

Мотор винтына ятьмә эләгеп, көймә әйләнә башлаган һәм балыкчылар суга килеп төшкән.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда Балык Бистәсе районында балыкчы көймәдән төшеп киткән һәм баткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич коткаручыларга шаһит Гремячка авылы янында Чулман елгасында резина көймә күрүен хәбәр иткән. Аңа ябышып бер ир-ат йөзгән. Шаһит 59 яшьлек балыкчыны үзенең мотокөймәсенә салып, ярга алып чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренә коткарылган балыкчы көймәдә икәү булуларын әйткән. Мотор винтына ятьмә эләгеп, көймә әйләнә башлаган һәм балыкчылар суга килеп төшкән. Аларның көймәдә коткару жилетлары булган, әмма балыкчылар аны кимәгән булганнар. 5нче зона коткару отряды 60 яшьлек балыкчы мәетен ярдан 20 метр ераклыктан табып алган.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре шундый хәлләргә юлыкмас өчен, судно, көймәләрнең кирәкле коткару әйберләре – жилетлар, баулар һ.б. белән тәэмин ителгән булырга тиешлеген искәртә. Моннан тыш, элемтә чаралары төзек булырга тиеш. Караңгыда су өстендә булырга киңәш ителми.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100