news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районында 280 күп балалы гаилә җирле булды

Агымдагы елның азагына чаклы гаризалары белән теркәлү узган тагын 34 гаилә җир участоклы булачаклар.

(Балык Бистәсе, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Революциягә кадәр гаиләдә ир баланың тууы олы бәхет саналган. Чөнки ир балага җир кишәрлеге тия торган булган. Хәзер исә заманасы башка, дәүләт тарафыннан кем туса да бертигез кайгыртыла, өченче баладан башлап һәрбер гаилә җир участогы алырга хокуклы, дип яза җирле басма.

Балык Бистәсе районында, 2012 елдан, ягьни бу мәсьәләгә кагылышлы Закон гамәлгә кергәннән бирле 314 күп балалы гаиләдән гариза кергән булган. 280 енә җир участоклары бүлеп бирелгән инде. Шуларның 40 гы әле шушы көннәрдә генә җир участоклы булдылар. Аларга, нигездә, Анатыш, Масловка, Мель.Починок җирлекләрендә өлеш тиде. Агымдагы елның азагына чаклы гаризалары белән теркәлү узган тагын 34 гаилә җир участоклы булачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot