Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе районына кыр эшләренә ашлама кирәк
Меңнәрчә тонна минераль ашлама таләп ителә
(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең әйтүенә караганда, быелгы язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 3646 тонна минераль ашлама таләп ителә.
Хуҗалыклар һәм фермерлар алдына быел да аны һәр гектарга 50 килограмм тәэсир итү матдәсе микдарында кертү бурычы куела. Әлегә ашлама кайтаруда “Кулон Агро”, “Зюзино”, “ВЗП”, “Кама-Агро” хуҗалыкларына һәм Габдриев, Шәмсетдинов фермерлык хуҗалыклары гына нәтиҗәле эшлиләр, дип вазгыятьне сурәтли “Авыл офыклары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз