news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында бәйрәм күңелле үтте

“Үтә гомер аккан сулар кебек, ә күңел һич туймый яшьлектән” дип аталган бәйрәм кичәсендә авыл өлкәннәре кунак булды.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен “Үтә гомер аккан сулар кебек, ә күңел һич туймый яшьлектән” дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу хакта районның “Авыл офыклары” газетасы язмасында әйтелә.

Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов һәм “Иман нуры” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит Хөснетдиновның тәбрикләве белән башланып киткән кичәдә авыл өлкәннәре өчен мулдан әзерләнгән чәй табыны тәкъдим ителде. Авыл үзешчәннәре катнашыда концерт аларның күңеленә хуш килде. Бигрәк тә авылның атказанган механизаторы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, авыл халкының яраткан жырчысы, баянчысы, “Балкыш” фестивале лауреаты- Үзбәк Мусинның, Шамил Гатауллинның, Рәшит Вәлиевнең чыгышларын үз итеп, яратып карадылар. Кунаклар иганәчеләр Илдар Имамов, “Азык-төлек корпорациясе” җитәкчесе Рәис Гафуров ярдәме белән оештырылган табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, үткәннәрне искә алып, җырлап, күңел ачып утырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100