news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районы укучылары көймә моделе спорты буенча бәйгедә җиңде

Казан шәһәре “Черное озеро” паркы акваториясендә республика укучылары арасында көймә моделе спорты буенча бәйге үтте.

Балык Бистәсе районы укучылары көймә моделе спорты буенча бәйгедә җиңде

(Балык Бистәсе, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары"). Балык Бистәсе районы укучылары Казан шәһәре “Черек күл” паркы акваториясендә республика укучылары арасында узган көймә моделе спорты буенча бәйгедә катнашты. Бу турыда Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма. 

Анда районнан балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучылар уңышлы чыгыш ясады. Владимир Елисеев һәм Азат Зәйнуллин җитәкчелегендә Ислам Гыйзетдинов (класс F-2А), Азамат Зиннәтов (класс F-2Ю), Инсаф Сираҗев (класс F-4A), Камил Низамов (класс F-4C) беренчелекне алдылар һәм Диплом белән бүләкләнделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot