news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районы музеенда дини юнәлештәге чаралар үтә

Күргәзмәгә йөзгә якын дини экспонат куелган иде

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Районыбыз үзәгендәге туган якны өйрәнү музеенда соңгы елларда, башка темалар белән беррәттән, ислам мәдәнияте, дини йолалар бүлеге дә эшләп килә. Музейда Һиҗри җәдвәл буенча барлык тарихи бәйрәмнәр билгеләп үтелә.

Быел Зөлхиҗә–хаҗ, Корбан аен каршылау өчен алдан ук әзерлек эшләре башланды. Күргәзмәгә Корбан йоласы, мөселманнарның Мәккә шәһәренә хаҗ сәфәре турында мәгълүматлар, хаҗиларның кием, әсбаплары, изге Коръәннең гарәпчә, татарча, русча тәфсир язмалары, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хәдис китаплары, намаз җиһазлары, шәкертләр өчен дәреслекләр һәм йөзгә якын башка экспонат куелган иде, дип яза “Авыл офыклары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot