news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында студентлар очрашты

Кичәгә төрле уку йортларында белем алучы студентлар гына түгел, авыл яшьләре дә килгән иде.

(Балык Бистәсе, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Авыл офыклары”). Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Корноухово авылы Мәдәният йортында “Исәнме, студент дус!” дигән исемдә укучы яшьләр очрашуы уздырылды, дип хәбәр итә районның “Авыл офыклары” газетасы.

Әлеге бәйрәм, Мәдәният йорты кысаларында әле икенче елын гына үткәрелүенә карамастан, студентлар, мәктәп укучылары, авыл яшьләре тарафыннан бик яратып кабул ителеп, аларның көтеп алган бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Быел да күтәренке рухта үтте әлеге чара. Кичәгә төрле уку йортларында белем алучы студентлар гына түгел, авыл яшьләре дә килгән иде. Уен-көлке, кызыклы конкурслар белән үрелеп барган бәйрәмдә студентлар бик актив булдылар. Кемнәрдер тормышта булган кызыклы мизгелләре белән, кемнәрдер үзләренең уй-хыяллары белән уртаклашты. Студентлар бу көнне җитезлек, аң-белем, зирәклек ягыннан да сынау узды, һәм сынатмады. Күңелле дискотека, истәлеккә фотога төшү белән тәмамланган кичә һәркемнең күңеленә хуш килгәндер, дип яза район басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot