Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе районы керәшен авыл мәдәният йортлары акчалата грантлар откан
Грантның гомуми суммасы 150 мең сум тәшкил итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Балык Бистәсе районы керәшен авыл мәдәният йортлары акчалата грантлар отканнар. Бу турыда "Туганайлар" басмасы хәбәр итә.
Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз (Алан Полян), Бирдебәк авылы мәдәният йортлары җитәкчеләре Лариса Кибякова белән Евдокия Толстова Татарстан авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә акчалата бүләк алуга юнәлдерелгән конкурста җиңү яулаган.
Лариса Кибякова "Татарстанның иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исемен алып 100 мең, Евдокия Толстова җитәкләгән Бирдебәк авылы мәдәният йорты "Татарстанның иң яхшы мәдәният йорты" итеп табылып 50 мең сумлык грантлар отканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз