news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылының уртак бәйрәме узган

Чүк - яңгыр боткасы пешерә торган бәйрәм.

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылының уртак бәйрәме узган
tuganaylar.ru

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). 23 июньдә урман аланында Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы һәм Иванай авылының уртак Чүк бәйрәме оештырылган.

Бу турыда "Туганайлар" сайтында хәбәр ителә.

Чүк - яңгыр боткасы пешерә торган бәйрәм. Иванай белән Казаклар Чаллысының уртак Чүк бәйрәмендә ботка пешерү йоласы күптәннән үткәрелми. Быел исә бу күркәм йола кабаттан торгызылды. Җыен уртасына казан чыгарып эленде. Төрле ярмалардан ботка пешерелергә куелды. Учак тирәсенә авыл кызлары, хатын-кызлар җыелышты. Алар ботка пешергән арада, Карга Дүся түти келәү укыды.

Бәйрәм ризыгы пешеп чыккач, җыенга килгән халык тәмле боткадан авыз итте. Ботка белән сыйланып алгач, Кичке уен күренеше күрсәтелде. Казаклар Чаллысы авылының "Нур", Субашның "Нардуган" ансамбльләре Түгәрәк уенга чыкты.

Авыл көен сузып, җыен тирәли берничә тапкыр әйләнгәч, җыр-биюгә, уен-көлкегә бай бәйрәм башланып китте. Бәйрәмнең алып баручы булып быел да Казаклар Чаллысы тумасы, Г. Камал академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов булды.

Җырчылардан исә бәйрәмгә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле солисткасы Снежана Абрамова, "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова чакырулы иде. 

Николай Храмов быел да үз кыйммәтле күчтәнәчен алып кайткан иде. Бу юлы бриллиант Казаклар Чаллысы сандугачы Нина Никифоровага бирелде. Биредә иң өлкән кеше, озак еллар бергә гомер кичергән парлар да игътибарсыз калмады. Һәммәсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100