news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсе районы Дон-Урай авылында котыру чире буенча карантин гамәлдән чыгарылды

Хайваннарда котыру авыруының соңгы очрагы теркәлгәннән алып ике ай узган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылы территориясендә котыру чире буенча карантин гамәлдән чыгарылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шул хактагы указы хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Карантин «хайваннарда котыру авыруының соңгы очрагы теркәлгәннән алып ике ай узуга, шулай ук эпизоотик һәм кисәтү чараларының үтәлүенә бәйле рәвештә» гамәлдән чыгарылган.

Карантин 2019 елның 20 ноябреннән гамәлдә иде. Мондый чаралар шулай ук Чистай районының Байтирәк авылында да кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot