news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Балык Бистәсе" причалына керү юлы автотранспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

0 км-1,99 км участогында ремонт эшләре башкарылачак

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгеннән алып 30 октябрьгә кадәр Татарстанның Балык Бистәсе районында 0 км-1,99 км участогында"Балык Бистәсе" причалына керү юлы автотранспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, биредә ремонт эшләре башкарылачак. Автомобиль йөртүчеләр бу участокны Балык Бистәсендә Ленин урамы буйлап урап уза ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot