Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе, Нурлат, Сарман районнары иң күп печән әзерләүчеләр исемлегендә
Иң күп печән Балык Бистәсе муниципаль районында әзерләнгән – 600 тонна.
(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 19 июньгә республикада 4,15 мең тонна печән һәм 78,9 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Иң күп печән Балык Бистәсе муниципаль районында әзерләнгән – 600 тонна, Нурлат районында бу күрсәткеч 543 тонна тәшкил итә һәм Сарман районында – 500 тонна.
Иң күп күләмдә сенаж Зәй муниципаль районында әзерләнгән – 11,9 мең тонна. Азнакай районында бу күрсәткеч 10,2 мең тонна тәшкил итә, Сарман районында – 7,5 мең тонна, Әлки районында – 6,4 мең тонна, Буа районында – 6,1 мең тонна.
Республикада шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен эшкәртү дәвам итә. Чүпләнүгә каршы 1276,5 мең га мәйданда эш башкарылган, корткычларга каршы – 460 мең га, авыруларга каршы – 425,5 мең га.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз