Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсе керәшеннәре кызыклы остаханәләр оештырды
Алар угыз пешерде һәм сарык йонын эшкәртеп күрсәтте.
(Казан, 19 март, «Татар-информ», «Туганайлар», Милена Новикова). Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Балык Бистәсе керәшеннәре айлыгы бара. Шул уңайдан бүген Алан-Полян һәм Казаклар Чаллысы авылларында угыз пешерү һәм сарык йонын эшкәртү буенча мастер-класс төшерелде. Тиздән видеолар мәдәни үзәкнең рәсми чыганакларында тәкъдим ителәчәк.
Угыз — яңа гына бозаулаган сыер сөтеннән пешерелә торган ризык. Алан-Полян авылында угыз пешерү тәртибе белән Галина Григорьева таныштырды:
«Сыер бозаулагач, өч көн дәвамында угыз сөтен бозауга эчертәләр. Бозау шул сөтне эчсә, сау-сәламәт була, дип әйтә иде безнең әбиләребез. Калган сөтне җыеп баралар һәм угыз ясыйлар. Угызны элеккеге чуенга салып пешерәм. Анда угыз көйми дә, тәмле дә булып пешә. Тәмләткечләр салмыйм».
Пешкән угызга, малларга «күз тимәсен» өчен, бераз гына тоз сибәләр һәм «сулар» өчен тастымал белән каплап куялар. Әзер угызны июль аенда җыелган Питрау чәчәкләре белән «төсләү» йоласы да бар.
Чабата эченә чәчәкләрне салалар һәм аз гына төтен пыскытып торсын өчен ут төртәләр. Төтен белән угызны «төслиләр». Монысын да күз тимәсен дип эшләгәннәр. Авылда бу йола бүгенге көндә дә үтәлә. Угыз белән күршеләрне, туганнарны да сыйлаганнар
Иң гади оекбашны бәйләү өчен генә дә күпме хезмәт кирәк! Казаклар Чаллысы авылында булган мастер-класс шуңа инандырды. Биредә сарык йонын кыркыдылар, яздылар, теттеләр, эрләделәр, каттылар, йомгакка чорнадылар һәм соңыннан оекбаш бәйләп күрсәттеләр.
Төп йон алучылар Зоя Кузьмина белән Сергей Новиков булды. «Иң беренче итеп йонның өлгергәнлеген карыйбыз. Кырку өчен йон калыккан булырга тиеш», — дип сөйләде Сергей Новиков.
Ул яз һәм көз алынган йоннарның бер-берсеннән аерылуы турында да әйтте. Язгы йон — бияләй, оекбаш, ә көзге итек ясау өчен әйбәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз