news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе челтәрләрен бәйләү серләренә төшендерәчәкләр

Әлеге районда челтәр бәйләү XVI гасырда ук булган

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). 4 май көнне сәгать 11.00 дә ТР Милли музеенда “Осталарның алтын куллары: татарларның традицион һөнәрчелеге” күргәзмәсе кысаларында, “Балык Бистәсе челтәр бәйләү үрнәкләре” темасына лекция укыла, челтәр үрнәкләре күрсәтелә.

Рус фольклоры үзәгендә 1-5 май көннәрендә үтә торган “Күп парлы һәм санлы челтәрләрнең үрнәге” семинары барышында ТР Милли музее фондында саклана торган XIX гасыр ахыры - XX гасыр башының Балык Бистәсе челтәрләре үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.

Музей фондында сакланучы үрнәкләр Балык Бистәсе районында 1920-1930 елларда тупланган булган. Алар арасында “Татшвейпромсоюз” каршындагы “Разнопромысловик” артеле җитештергән әйберләр аеруча да игътибарга лаек.

Әлеге районда челтәр бәйләү XVI гасырда ук булган. Балык Бистәсе осталары бу һөнәргә Россиянең төньяк өлкәләрендә яшәүче челтәр бәйләүчеләрдән өйрәнгән.

4 май көнне булачак лекциядә Балык Бистәсе челтәрләренең тарихы һәм төрле бизәк төшерү технологияләре белән таныштырачаклар, диелә ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100