Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин
Таҗетдинов кандидатурасын җирле совет депутатларына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин, дип хәбәр итте “Татар-информ”га үз чыганаклары.
Таҗетдинов кандидатурасын җирле совет депутатларына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.
Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, Илдар Таҗетдиновны Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләячәкләр. Ул 2011дән 2018 елга кадәр “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары вазифасында булган.
2013 елның октябреннән җирле советны җитәкләп килгән Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев вазифасыннан китә. 11 сәгать 30 минутта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Балык Бистәсе районы советы утырышы уза, анда муниципалитет башлыгының отставкага китүе кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз