Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсе авылларында яшәүчеләр бакчаларыннан җыелган уңыштан гошер чыгарды
Гошер Казанның "Ярдәм" мәчетендә урнашкан сукырлар тернәкләндерү үзәгенә, мәдрәсәләргә һәм "Зәкать" фондына озатылачак.
(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Динара Хисаметдинова). Балык Бистәсе районының күп кенә авылларында Гошер бәйрәме уздырылган. Ел да әлеге чарада Биектау, Таулар, Тәберде Чаллысы, Кугәрчен, Балтач, Яңасала, Яңавыл, Мәмле-казаклар Чаллысы, Корнаух, Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй авыллары актив катнаша. Быел да авыл халкы бакчаларыннан алган уңышның - кишер, чөгендер, бәрәңге, суганның бер өлешен мәчетләргә китерде. Авыллардан җыелган уңыш Биектау авылы мәчете янына, махсус гошер садакасы өчен төзелгән бинага тупланылды, дип хәбәр итә “Азан” радиосы.
Район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов әйтүенчә, гошер Казанның "Ярдәм" мәчетендә урнашкан сукырлар тернәкләндерү үзәгенә, "Ислам динен кабул итүгә 1000ел исемендәге", "Мөхәммәдия" мәдрәсәләренә, Татарстан мөселманнары Диния назәрәтенең "Зәкать" фондына җибәреләчәк.
"Гошер" сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә "гашәрә", ягъни "ун" дигәнне аңлата. Яңгыр суы белән үскән уңышның-уннан берен, сугару юлы белән үскән уңышның егермедән берен гошер итеп бирү зарур. Аллаh Тәгәлә Коръән Кәримнең "Әнгәм" (Терлек) сүрәсендә: "Өлгергәч, hәрберсенең җимешләрен ашагыз hәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез", - ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз