news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе авылларында Бөек Җиңү хөрмәтенә һәйкәлләр төзеделәр

2019 елның язында һәйкәл төзү эшләре тәмамланды.

Балык Бистәсе авылларында Бөек Җиңү хөрмәтенә һәйкәлләр төзеделәр
tuganaylar.ru/news/hәbәrlәr/birdebk-ri-ivanay-avyllarynda-bek-i-khrmten-ykllr-tzelde

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). 9 майда Балык Бистәсе районы Иванай, Үри, Бирдебәк авылларында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар исемлеге теркәлгән һәйкәл ачу тантанасы булды. Һәйкәлләр яз айларында җирле инвестор, Дәүләт Советы депутаты Альберт Фахретдинов ярдәмендә төзелде. Бу турыда "Туганайлар" басмасы хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы кагылмаган авыллар юк. Бирдебәк, Үри, Иванай авылларыннан да йөзләгән солдат яу кырына киткән. Кемдер әйләнеп кайткан, әмма шуларның күп өлеше сугыш кырында ятып калган. Бүгенге көндә Үри, Бирдебәк, Иванай авылларында инде ветераннар юк.

Шулай да, авыл халкының күңелендә ветераннарның, сугышта һәлак булган авылдашларның истәлеге яши. Шуңа да бу һәйкәл ачылу тантанасы өч авыл өчен дә зур бәйрәм булды. 2018 елда Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Иван Ананьев Альберт Фахрутдиновка бу авылларда һәйкәл булдыру теләге белән мөрәҗәгать иткән иде.

Шул ук елның көзендә һәйкәлләрнең нигезе салынды, плитәләре куелды. 2019 елның язында һәйкәл төзү эшләре тәмамланды.

Бу көнне һәрбер авылда да халык, мәктәп укучылары катнашындагы тантаналы митинг оештырылды. Һәрбер гаилә сугышта катнашкан туганнарын, әти-әниләрен, әби-бабайларын искә алды. Һәйкәл янына веноклар, чәчәк бәйләмнәре салынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100