news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе аграрийлары хезмәтне саклау буенча белемнәрен күтәрделәр

Уку ахырында аларның хезмәтне саклау таләпләре буенча белемнәре тикшерелгән, таныклыклар тапшырылган.

Балык Бистәсе аграрийлары хезмәтне саклау буенча белемнәрен күтәрделәр
rsloboda-rt.ru/

(Балык Бистәсе, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев). "Татар агробизнес кадрларын яңадан укыту институты"ның хезмәтне саклау буенча укыту-методик үзәге Агротехник техникум базасында район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре белән хезмәтне саклау буенча укулар оештырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Укуларны институт җитәкчесе Фәрит Әхмәтов, укытучы Шәмсулла Хәйруллин уздырдылар.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты, хезмәтне саклау буенча җаваплы белгече Зөфәр Әхтәмов билгеләп үткәнчә, 60 җитәкче һәм белгеч 40 сәгатьлек курсларда хезмәтне саклау,техника куркынычсызлыгы буенча белемнәрен күтәргәннәр.

Уку ахырында аларның хезмәтне саклау таләпләре буенча белемнәре тикшерелгән, таныклыклар тапшырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100