news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

13 июльдә Балтыйк буе Сабан туе үтәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Калининград шәһәрендә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.

Биредә Балтыйк буе Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада Калининград өлкәсенең Хөкүмәт әгъзалары һәм Калининград шәһәре башлыгы Олег Әминов катнашкан.

Данис Шакиров Сабантуй буласы урыннарны караган. Утырыш барышында Балтыйк буе Сабан туе 2024 елның 13 июлендә үткәреләчәк дигән карар кабул ителгән.

  • Татарларда һәм башкортларда Сабантуй бәйрәме бик борынгы заманда барлыкка килгән. Аның исеме төрки телләрдән килеп чыккан һәм «сабан бәйрәме» дигәнне аңлата. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итү традициясенә культ йоласы башлангыч бирә: кешеләр киләсе ел уңдырышлы булсын өчен уңдырышлылык рухларын сөендергәннәр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100