news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районыннан Рубежное шәһәре коммуналь хезмәтләренә гуманитар ярдәм китерделәр

Балтач районыннан Рубежное шәһәре коммуналь хезмәтләренә гуманитар ярдәм китерделәр
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Татарстанның Балтач районыннан Рубежноега 6 тонна гуманитар йөк китерделәр. ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков һәм Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов Татарстан шефлыкка алган шәһәргә коммуналь хезмәтләр өчен 115 исемдәге җиһаз һәм инструментлар тапшырды. Ярдәмнең гомуми күләме мең берәмлектән артып китә.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Йөк составында эретеп ябыштыру җайланмалары һәм электр инструментлары, фонарьлар һәм прожекторлар, җылылык пушкалары, җылыткычлар һәм озынайткычлар, төзекләндерү һәм торгызу эшләре өчен кирәк-яраклар (көрәк, тырма, себерке, тачка), төзелеш һәм беркетү материаллары, иминият-коткару бавы һ.б. бар.

Рубежное шәһәре коммуналь хезмәтләренә шулай ук саклану чаралары һәм эш киемнәре (каска, перчатка, сигнал жилеты, саклагыч комбинезон, плащ) тапшырдылар.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

news_right_1
news_right_2
news_bot