news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта «Яшел ут-2024» конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны бүләкләделәр

Балтачта «Яшел ут-2024» конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны бүләкләделәр
Фото: http://baltaci.ru/

Балтачның 4нче балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2024» республика смотр-конкурсының муниципаль этабында катнашучыларга дипломнар һәм призлар тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Тәрбиячеләр арасында узган бәйге берничә этаптан торды: беренче этапта балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тәрбияченең эш тәҗрибәсен һәм балалар белән эшчәнлеген чагылдырган альбом тутырып, ул әлеге чараны оештыручыларга тәкъдим ителде; икенче этапта ДОСААФка җыелып, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тоттылар һәм аннан соң бистәнең дүртенче номерлы «Каенкай» балалар бакчасына җыелып, конкурсант үзе теләгән төркем балаларын алып, эшчәнлеген күрсәтте.

Шәһәр тибындагы балалар бакчалары арасында беренче урынга бистәнең 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзинә Әхәтова лаек булды. Икенче урында — 5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Лапшина, өченче урында — икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Низамиева.

Авыл балалар бакчалары арасында беренче урын Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Габдрахмановага, икенче урын Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гыйльмуллинага, өченче урын Норма балалар бакчасы тәрбиячесе Алина Ивановага бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100