news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта яшәүче дистәдән артык егет армиягә китте

Балтачта яшәүче дистәдән артык егет армиягә китте
"Хезмәт"

Балтач районы хәрби комиссариаты каршында 11 егетне армиягә озаттылар.

Егетләрнең алтысы Әстерхан өлкәсе Капустин Яр шәһәрендә, өчесе Киров өлкәсендәге район шефлыгында булган хәрби частьта, берсе Мәскәү, берсе Сергиев Посадта хезмәт итәчәк. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Ватан алдындагы бурычын үтәргә китүче егетләрне зурлап озаттылар. Дуслары, якыннары район хәрби комиссариатына кадәр озата барды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100