news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта хатын-кызлар ифтар мәҗлесенә махсус хәрби операциядәгеләрнең аналары чакырылган

Балтач үзәк мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе уза. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Бирегә махсус хәрби операциядә уллары, якыннары катнашучыларның әниләре, тормыш иптәшләре, дәү әниләре, авыллардагы абыстайлар, әхлак укытучылары, «Ак калфак» әгъзалары, иҗтимагый тормышта актив катнашучы хатын-кызлар чакырылган иде.

Ифтар мәҗлесе Рамил хәзрәтнең үтемле вәгазе белән башланып, мул табыннар артында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot