news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе төзелеш барышы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе Илнар Хафизов Балтачка эшлекле сәфәр белән килде. Ул районда бара торган күләмле төзелеш эшләре белән танышты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Илнар Фәнилевич районның җаваплы җитәкчеләре белән берлектә иң элек СМУ микрорайонында төзелә торган боз сарае төзелешен күзәтте. Алда торган мөһим бурычлар хакында сөйләшенде.

Соңрак район үзәк хастаханәсе территориясендә хуҗалык блогы һәм гараж бинасында барган төзекләндерү эшләре белән танышты.

Шулай ук күпьеллык тарихы булган «Романтик» лагерында да булды. Төзелеш оешмасы җитәкчесенә һәм төзүчеләргә сыйфат һәм объектларда чисталык мәсьәләсендә бурычлар куйдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot