news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта терлек азыгын әзерләү буенча беренче нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләрне бүләкләделәр

Балтачта терлек азыгын әзерләү буенча беренче нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләрне бүләкләделәр
Фото: http://baltaci.ru

Балтачта терлек азыгын әзерләү буенча беренче нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин рәхмәт белдерде, акчалата бүләк тапшырды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Беренче урында «Бөрбаш»тан Нуриян Сабиров, икедә «Кызыл юл»дан Ранил Җамалиев, өченче урында «Алга»дан Валерий Ефремов.

1 класслы комбайннар (Полесье) арасында «Кама» хуҗалыгыннан Рафис Сәетов беренче, Бөрбаштан Ринат Гафуров икенче, «Активист»тан Андрей Максютов өченче булды.

2 класслы комбайннар (Ягуар) арасында Фирдус Галимҗанов («Татарстан») беренче, Владислав Анеев («Кызыл юл») икенче, Рәсим Мотыйгуллин («Бөрбаш») өченче урын яулады.

Шоферлар арасында (КамАЗ) призлы урыннарда «Тататарстан»лылар. Динар Сәйфетдинов беренче, Фирдус Хәкимов икенче, Ирек Хәкимов өченче урында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100