Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның юбилей кичәсе узды
Шагыйрь, публицист, популяр җырлар авторы, робагыйлар иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, «Балтач энциклопедиясе» авторы, милләтпәрвәр шәхес Гарифҗан Мөхәммәтшинга 85 яшь тулу уңаеннан, Балтач мәдәният үзәгендә «Туган җир гамен тоеп» дип исемләнгән зур кичә булып узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Язучылар берлегеннән якын дуслары һәм каләмдәшләре: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат; филология фәннәре докторы, КФУ пофессоры, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин; язучы-прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдин катнашты һәм чыгыш ясадылар, юбилярга ихлас теләкләрен, котлауларын ирештерделәр.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык депутаты Ркаил Зәйдулла исеменнән Гарифҗан Мөхәммәтшинга «Әдәбияттагы казанышлары өчен» медале тапшырылды. Кичә авторның матур җырлары белән үрелеп барды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз