news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында Рамазан аеның җомга көннәрендә пассажирларны бушлай йөртәләр

Рамазан аенда җомга көннәрендә Балтачта Норма-Кече Лызи маршруты буенча  пассажирларны бушлай йөртәләр.

Быел да бу матур гамәлдән баш тартмаганнар. Районда яшәүчеләр 31 март, 7, 14 апрель көннәрендә Норма-Лызи автобусында бушка йөри алачак. Бу хакта «Хезмәт» сайты хәбәр итә.

Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мондый көннәрдә күпләп йөри, барысы да шәхси эшмәкәр Рафил Габдрахмановка бик рәхмәтле.

«Гомумән, бу маршрут безнең бәхеткә ачылды, туктамасын, йөреп кенә торсын, шоферлары Роберт Фролов,Фидәрис Хаҗиев, кондукторлары Илһамия Газизуллина, Мәдинә Галимҗанова игътибарлы, бик ипле», - ди пассажирлар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot