news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта район башлыгы ифтар уздырды

Балтачта район башлыгы ифтар уздырды

Бүген Балтач үзәк мәчетендә район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында һәм ярдәме белән ифтар мәҗлесе узды

Ифтар мәҗлесендә башкала кунаклары Илфар хәзрәт, Дәүләт Думасы депутаты Камил Нугаев катнашты. Алар үзләренеӊ чыгышларында районда яшәүчеләрне Рамазан ае белән тәбрик итеп, ураза тотучыларга сабырлык теләп, халкыбызныӊ бердәм, тыныч шартларда яшәүләре үзе бер зур куаныч, дип билгеләп үтте. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ кыска, әмма үтемле вәгазендә һәр мөселман кешесенеӊ бурычлары, динебезгә кайту, холкыбызны тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды.

Ураза ул үзеӊне тыеп, нәфсеӊне җиӊеп,  кешедә булган тискәре сыйфатларны җиӊәргә, бу дөньяда, тирә-күршебездә мохтаҗларныӊ хәлен яхшырак аӊларга булыша, диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot