news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта Мортаза байның тарихи киез итек фабрикасын 1 сумга саталар: инвестор эзлиләр

Татарстанда инвесторларга Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә Мортаза байның элеккеге киез итек фабрикасы бинасын символик 1 сумга сатып алырга тәкъдим итәләр. XIX гасыр ахырында төзелгән объект сәнәгать архитектурасы һәйкәле булып тора һәм республиканың мәдәни мирасын саклау программасына кертелгән. Бу хакта Миллиард Татар хәбәр итә.

Фабрика Ленин урамы, 28 йорт адресы буенча урнашкан. Потенциаль инвесторлар өчен проект документациясе әзерләнгән инде, бу тиз арада реставрацияләүгә керешергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, дәүләт торгызу эшләренә елга 9 процентлы ставка белән ташламалы кредит тәкъдим итә. Бина канәгатьләнерлек хәлдә түгел һәм ашыгыч ремонт таләп итә.

Реконструкциядән соң объектны заманча файдалануга җайлаштырырга мөмкин. Мисал өчен, Балтачта кунакханә ачарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot