news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй үткәрделәр

Балтачта «Сабантуй» ял паркында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен район социаль яклау бүлеге, «Наз» үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале — кече Сабантуй оештырылды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зәлия Фәйзрахманова яза.

Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ачып җибәрде. Ул район һәм республика ярышларының актив спортчыларына бүләкләр һәм грамоталар тапшырды.

Сабантуйда катнашучылар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек кызыклы уеннарда катнашты. Аз хәрәкәтчән кешеләр дә читтә калмады, алар өчен махсус уеннар үткәрелде. Чарада катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Кунакларга район мәдәният бүлеге артистлары, шулай ук чакырылган җырчылар Асия Ганиева, Айдар Шакиров һәм Булат Нәҗипов матур җырларын бүләк итте. Зур, ак, йомшак аю килеп, һәркем белән рәхәтләнеп биеп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Бәйрәмгә килүчеләр мичтә пешерелгән тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100