news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта мөмкинлеге чикле район кешеләр җитәкчелек белән очрашты

Балтачта мөмкинлеге чикле район кешеләр җитәкчелек белән очрашты
Фото: https://baltaci.ru/

Ел саен декабрь аенда Балтачта инвалидлар ункөнлегендә мөмкинлеге чикле район кешеләре җитәкчелек белән очраша. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Балтач мәдәният үзәгендә республика һәм район җитәкчелеге мөмкинлеге чикле райондашлар һәм махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты, чарада актуаль мәсьәләләр һәм уңышлар турында фикер алыштылар.

Очрашуда район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, хәрби комиссары Васил Вәлиев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев, инвадидлар оешмасы җитәкчесе Рамазан Фәрзиев, «Ватан сакчылары» оешмасының җирле җитәкчесе Дилүс Гатиятуллин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100