news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр

Шушы көннәрдә Балтачта яшәүчеләр өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләргә гуманитар ярдәм озатты. Бу турыда «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

«Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Барлык район халкына рәхмәт әйтәсем килә. Шулкадәр күп әйбер җыелды. Инде менә чираттагы ярдәмне озатабыз», – ди волонтер Айдар Хисмәтуллин.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю алга таба да дәвам итәчәк.

Азык-төлек, көнкүреш, шәхси-гигиена кирәк яраклары белән ярдәм итәргә теләүчеләр «Балтач» универсаль спорт залында урнашкан базага яисә 89586264800 номеры буенча Рамил Аглиуллинга мөрәҗәгать итә ала. Ә акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр Айдар Хисматуллин исеменә, 89172647804 номерына буенча Сбербанк картасына җибәрергә мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100