news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта махсус хәрби операция катнашучылары өчен шифалы үлән чәе әзерлиләр

Балтач районы Алан авылы халкы махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә җибәрер өчен шифалы үләннәр киптергән. Үләннәрне күрше Яңгул авылына илткәннәр. Биредә хәрби егетләр өчен шифалы чәй әзерлиләр. Бу хакта «Хезмәт» газетасы хәбәр итте.

«Киптерелгән үләннәрне күрше Яңгул авылына илтеп тапшырабыз, анда үләннәрдән чәй катнашмасы ясыйлар. Искиткеч тәмле чәйләр килеп чыгарга тиеш. Безнең хуш исле чәйләребез егетләребезнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылытсын, шифа булсын иде. Аларның барысының да исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез», – ди авыл халкы.

news_right_1
news_right_2
news_bot