news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта «Мәхәллә» бәйрәме узды

Балтачның «Балтач нуры» мәчете мәхәлләсе өчен «Мәхәллә» бәйрәме узды. Бәйрәмнең төп максаты — шушы як тирә күршеләрне берләштерү, таныштыру. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.

Бәйрәмне «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әхмадуллин үзе алып барды. Ул шушы якта гомер итүче иң олы кешене, иң яшь парны һәм яңа туган сабыйны бүләкләп узды.

Бәйрәм балалар, яшүсмерләр һәм зурлар өчен милли уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук, балалар шигырьләр сөйләп, мөнәҗәтләр һәм Коръән укып та бүләкләнделәр. Милли уеннарны «Балтач нуры» мәчетендә белем бирүче мөгаллимәләр уздырды.

Чара ахырында коймак белән кайнар чәй, пылау белән сыйладылар. Балалар баллы мамык, туңдырма ашап, батут, атынгычларда да атынып ял итте.

«Әлеге бәйрәмне оештыруда көчләре кергән, малларын сарыф иткән барчасына да зур рәхмәт, мондый бәйрәмнәр ешрак үтсен иде, рәхәтләнеп ял иттек» — дип рәхмәтләрен белдерде килгән кунаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot