news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта кышкы шахмат Спартакиадасы башлана

Балтачта кышкы шахмат Спартакиадасы башлана
Фото: https://baltaci.ru

Балтач районы шахмат федерациясе бүген, 8 ноябрьдә, ел да федерациянең күчмә кубогы призына үтә торган, тугызынчы кышкы шахмат Спартакиадасын ачып җибәрә. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар «Дулкын» бассейнының шахмат бүлмәсендә һәр атнаның чәршәмбе көнендә үтәчәк. Башлана 17:00 сәгатьтә. Ярышларда катнашырга район шахматчылары чакырыла.

Спартакиаданың иганәчесе — «Балтач Агрохимсервис» җәмгыяте.

news_right_1
news_right_2
news_bot