news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта кош гриппының таралуын бетерү буенча төбәкара өйрәнүләр узды

Балтачта кош гриппының таралуын бетерү буенча төбәкара өйрәнүләр узды
Фото: Юлия Щербакова

Балтач районында кош гриппының югары патогенлы вирусы таралу очракларын бетерү буенча төбәкара өйрәнүләр узды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.

Чарада Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Сирин Нигъмәтҗанов, Татарстан Хөкүмәте Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин һәм Мари Төрек районы, Киров өлкәләреннән җаваплы белгечләр катнашты.

Өйрәнүләр барышында катнашучылар кош гриппын юкка чыгарганда кулланылган практик күнекмәләрне эшләде.

«Хезмәтләр кош гриппы буенча барлык гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга һәм аның барлыкка килү куркынычы янаганда үзара килешеп эшләргә тиеш», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100